Аигел

АИГЕЛ — Кара айгыр

Назлы икәнсең, кара айгыр
Кемне көтәсең, кара айгыр
Җете күзен талаган нинди якты
Тозлы сулар тутырган нинди чаткы

Назлы икәнсең, кара айгыр
Кемнән киткәнсең, кара айгыр
Гүзәл ялың сүтелгән нинди җилдә
Нинди сүрәт сүнгән ерак җем-җемдә

Көнең озак булсын, кара айгыр
Җаның азат булсын
Беркем тимәс дип пышылдыйм дога
Беркем кимәс тәпиеңә дага

Сохранить текст песни:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *